Исәнмесез хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Без 180 нче гимназиядә укучы балаларның әти-әниләре. Безнең гимназиядә бик зур проблема бар. Балаларга хаман китап юк.
Өй эшен телефонга төшереп алып кайта балалар. Ә параграфларны интернеттан 4әр сәгать укырга туры килә. Балаларыбызның күзләре начарлана башлады, кан басымы уйный башлады, шулай ук әти-әниләр борчыла. Яңа мәктәп бик ошый, ләкин китап булмау сәбәбле, балаларны китап бирелмичә мәктәпкә җибәрмәскә дигән уйларда бар.
Зинһар безгә булышыгыз. Сездән җавап көтеп калабыз. 180нче гимназиянең әти-әниләре.