Минуллин Рашид Рауфович, 1965 года рождения, инвалид детства, проживающий

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич! Мин, Замалтдинова Наиля, Яшел Үзән районы Татар Наратлы авылында яшәүче, яшьли инвалид Минуллин Рашид исеменнән Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Абыем Рашид 1981 нче елны поезд астында калып ике аягын оздерде. 2014 елнын август аеннан бирле абыем протезларын алыштыра алмый, чөнки мөрәҗәгать иткән оешмалар (ООО» Рин», директоры Суворов В.

Н.), Яшел Үзән районы белән контракт төзелмәгән дип, утенечебезне кире кагалар. Наратлы авылының иң кырый йортында яшәп ята абый. Суны коедан ташый, кышын өй тирәсен кар баса.

Протезлары җимерек булганга, абыем бик тилмерә, чөнки су ташыр да, башка вак- төяк эш тә эшләр хәле юк. Тактадан кулларына таяныч ясап, төзләнеп капка тебенә чыга. Рөстәм Нургалиевич, минем мөрәҗәгатемне кабул итеп, килеп чыккан проблеманы чишәргә ярдәм итүегезне үтенеп сорыйм. P/S.

Март аенда Почта аркылы Сезгә хат җибәргән иде абый, җавабы булмады.

Рейтинг
( Пока оценок нет )
Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Subscribe
Уведомить
guest

0 комментариев
Inline Feedbacks
View all comments
0
Would love your thoughts, please comment.x