Сироте — Потапову Артуру нужна квартира в городе Казани

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Мин, Шәйхелмарданова Әлфинур Җәүдәт кызы, 2006 нчы елда Алабуга балалар йортыннан 1996 нчы елгы Потапов Артур Рафик улын тәрбиягә алдым. Ул Әлмәт төзүчеләр техникумын тәмамлап, хәзерге вакытта Казан төзүчеләр институтының 1нче курсында читтән торып белем ала. Казан шәһәренең ФКП» КЗТМ» (Казанский завод точного машиностроения) да такелажник булып даими эшкә урнашты.

2016 нчы елда билгесез сәбәпләр аркасында Алабуга опека бүлеге Алабуга тулай торагыннан пропискадан төшереп Артур пропискасыз җафаланды, Казанда опека бүлегендә квартирага чиратта тора торган делосы да югалды диделәр. Дәүләт думасы депутаты Эрик Борисович Богуславский ярдәме белән кабат пропискага кертелде һәм документлары табылды диделәр. Бүгенге көндә Актаныш районы хакимияте башлыгы Фаил Мисбахович Камаев Актанышта йорт салып бирү мөмкинлеген җиткерде. Ләкин Артур Казанда укуы һәм эшләве сәбәпле, (аңа ярдәм итеп яшәрдәй минем кызым һәм сеңлем дә Казанда яшиләр) Казан шәһәреннән квартира алырга ярдәм итүегезне сорыйм.

2017 нче елда Артур квартира алырга чиратта тора. Закон нигезендә ятим бала кайда эшли, киләчәктә кайда яшәргә тели, шуннан торак белән тәэмин ителергә тиеш диелгән. Артур тулы ятим бала, үзенең төп бер генә дә туганы юк, 21 яше тулса да минем өчен ул һаман бала әле, чөнки бик юаш холыклы, намуслы, эчми, тартмый, җәмгыятькә зыян китерә торган түгел. Аның киләчәк язмышы өчен бик борчылам, кайгырам.

Зинһар өчен Казан шәһәреннән торак алырга ярдәм итегезче. Алдан ук рәхмәтемне җиткереп Сезгә нык сәламәтлек теләп Әлфинур Шәйхелмарданова. 21. 04.

2017.

Рейтинг
( Пока оценок нет )
Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Subscribe
Уведомить
guest

0 комментариев
Inline Feedbacks
View all comments
0
Would love your thoughts, please comment.x