Юл тозу хэм ойлэрне жимеру турында.

Хормэтле Ростэм Нургалиевич! Бу морэжагатьне сезгэ Арча районы Миржэм авылында туып ускэн, хэзерге кондэ Казан шэхэре, Совет районы, Новая Сосновка поселогы, Лесная урамы 14а йортында ящэуче Нурулла кызы Голнур яза. Мин Сезгэ куз яшьлэре белэн язам, безнен гайлэбезгэ зур хэсрэт килеп керде, яшен суккан кебек булдык. Иптэшем Равиль белэн бер авылдан, гайлэ корып, чыгып киттек Казанга.

Северный поселогында хужалык оендэ, акча тулэп (хужа апа белэн) яши башладык. Общежитиеда 10ел яшэдек. 3ул устердек. Намуслы эшлэп, иптэшем Равиль Гидроспецстрой организациясендэ 16ел эшлэп (гел доска почетларда торды) 2булмэле квартира алдык.

2булмэле квартираны Юго-Западный урамыннан, вакытлыча бирэбез дип керттелэр дэ шунда калдык. Шул кечкенэ квартирда калмас очен, жир алып ой салырга булдык. 3 улыбызны тырышып югары уку йотларында укыттык. (Бик скромно, экономно яшэдек,)

1994 нче елны, Биектау районы хакимиятенэ юл тоттык. Ростэм Нургалиевич Сез безгэ жир биргэч, безнен Сезгэ укыган рэхмэтлэребезнен чиге булмады. 1994нче елдан бирле шул жирдэ бугенге конгэ хатле тозеп, улларыбызны башлы кузле итеп яшэдек. 2булмэле квартираны сатып, аларга да булыштык, хэм бик тырышып 2этажлы ой, монча, гараж 2этажлы, беседкабыз пыяладан, узе бер ой шикелле, бакчаларга агачлар, чэчэклэр утыртып, голгэ кумдек.

Барлык куршелэребез эйбэт, (туганнар кебек) туганнарыбыз да безне бик хормэт итэлэр. Менэ шулай матур гына тырышып эшлэп, ирем 1957нче, узем 1958нче елгылар, улым, киленем 2оныгыбыз белэн яшэп ятканда, хэбэр килде, безнен ойне жимереп, моннан юл саласылары дип. Без беркая ял итэргэ дэ йормиче, гел уз тырышлыгыбыз белэн, (пенсия дэ булсак та эшлибез) гел матурлыкта яшэрбез дип уйладык. Безнен девиз «Уз илемдэ ямьле минга бэрэнге бакчасы да».

Безнен тормыш шулай жимерелер дип уйламаган идек. Куршебез ышанмыйчы «Управление архитектуры и градостроительства» Груздева урамы 5нче йорт, 304кабинетка приемга барды. Романова Венера Абдулбариевна, котэргэ кушты публичный слушание апрель-майда булыр диеп. Бездэн ерак тугел буш жирлэр ята, аны 22 нче заводныкы, ул РТныкы тугел, РФныкы диделэр.

Эле сезнен ойлэрегез дэ 22нче заводнын границасында тозелгэн дип эйтэселэре килэ. Анламыйбыз шуны,

ни очен бу жирне безгэ Биектау районы булеп бирде сон?! Башка жирдэн биргэн булсалар, шунда урнашкан булыр идек. Безнен барлык документларыбыз да бар, порядокта, налогларны тулэп барабыз.

Ут-су, газларны узебез акча тулэп керттек, ут кертергэ баганаларны да узебез сатып алып, уз кочебез белэн краннар табып утырттык. Безнен яшэвебезнен тэме ките, ашаудан, йокыдан калдык. Безгэ квартира кирэкми, йорт салырга кочебез житми инде хэзер. Акчабыз юк, барысы да стройкада.

Без кайсы илдэ яшибез, анламый башладык. Безнен урамда Дом2 тозилэр дэ Дом 2 тозилэр, кем рохсэт бирэ икэн ул Дагестаннарга, алар килеп хужа булдылар. Аларга тимэячэклэр билгеле. Без шушы Татарстанда туып усеп, шушы тормыштан калсак нишлэрбез?

! Мин ирем, (этиебез) очен куркам, ботен физ. Кочен, сэламэтлеген шушында бирде. Безнен даже загран паспортларыбыз да юк, и кирэкми дэ, безнен уз бакчабыз ожмах безнен очен.

Без генэ тугел, безнен кебек гайлэлэр куп, алар да кара кайгыга баттылар, эле ышанып та бетмилэр. Буш басулар шул килеш утырсын, но шуннан 50м кинлектэ, кешелэрне елатмыйчы, юл салып булмыймы икэн, анда бит юл салырга була. 22нче заводта таш йорэкле кешелэр утырамы икэн? Закон дилэр, халыкны елата-елата кем чыгара ул законнарны?

Хормэтле Ростэм Нургалиевич! Бу морэжэгатем Сезгэ барып житеп, безгэ яхшы хэбэрлэр генэ килсен иде дигэн телэктэ, Сезгэ тормышыгызда, эшегездэ зур унгышлар, сэлэмэтлек телэп калабыз.

Рейтинг
( Пока оценок нет )
Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Subscribe
Уведомить
guest

0 комментариев
старые
новые популярные
Inline Feedbacks
View all comments
0
Would love your thoughts, please comment.x