Исәнмесез, Рөстәм Миргалиевич! Сезгә Лениногорск районы Юлтимер авылының

Исәнмесез, Рөстәм Миргалиевич! Сезгә Лениногорск районы Юлтимер авылының ата-аналары һәм авыл халкы зур утенеч белән мөрәҗәгать итә. Безнең авыл олы юлдан 4 км ераклыкта урнашкан. Авылга керә торган юлда ремонт эшләре булганы юк, куперләргә керергә куркыныч, юлларда зур чокырлар.

Инде 3 ел үзебезнең утенеч белән мөрәҗәгать итсәк тә ярдәм итүче юк. Авылда мәктәп юк сәбәпле бүгенге көндә 25 бала мәктәп автобусында Сугышлы һәм Тимәш авылларына йөреп укыйлар. Язгы һәм көзге пычракларда балаларны автобуска утыртып җибәрергә куркыныч. Балалар утырткан автобус пычракта шуа, чөнки безнең юллар тигез түгел, таулы.

Без балаларыбызның тормышы һәм исәнлеге өчен куркабыз. Бу юлларда җәяү бөтенләй йөрерлек түгел. Авылның юлы начар булу сәбәпле, кибеткә ипи китерүче машиналар да зарланалар. Безгә нәрсә эшләргә?

Нигә безнең юлларны» Авыллардагы юлларны төзекләндерү программасы» на һаман кертмиләр. Зинһар безгә ярдәм итегез!

Рейтинг
( Пока оценок нет )
Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Subscribe
Уведомить
guest

0 комментариев
Inline Feedbacks
View all comments
0
Would love your thoughts, please comment.x