Исәнмесез, Рөстәм Нургалиевич! Мин, Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылында

Исәнмесез, Рөстәм Нургалиевич! Мин, Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылында яшәүче Нуртдинова Зөлфия Иршатовна, Сезгә хат язарга булдым Мин бүгенге көндә мәктәптә хезмәт итәм, татар теле укытам. 27 ел буе мәктәптә эшләдем. Бала белән утыруым да барлыгы 4 ай чамасы гына булды.

Ләкин мин выслуга белән пенсия ала алмыйм. Гыйнвар аенда гариза язган идем отказ алдым. Судка да биреп караган идем, аннан да отказ булды. Мин 1990 нчы елда өлкән пионервожатый булып эшкә кергән идем.

Ә 1992 нче елдан ярты ставка өлкән пионервожатый һәм дәресләр укыттым. Ә 1995 нче елдан башлангыч сыйныфта белем бирдем. 1997 нче елдан татар теле һәм әдәбияты укыта башладым. Ләкин минем эш көнәгәмдә бу язулар берсе дә юк.

Анда мин 1990 нчы елда өлкән пионервожатый булып эшкә алынган һәм 2001 нче елда гына татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерелгән. Тарификациядә бар да бар, ап-ачык күренә. Мәктәп директорының үз эшен җиренә җиткереп башкармаганына мин гаепле мени. Директар әле исән.

Миңа бүгенге көндә нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Зинһар ярдәм итегез!.

Рейтинг
( Пока оценок нет )
Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Subscribe
Уведомить
guest

0 комментариев
Inline Feedbacks
View all comments
0
Would love your thoughts, please comment.x